«Яшьләр күзаллауында гаилә кыйммәтләре»: социологик тикшеренү

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

ТР ДБМУ «Республика яшүсмерләр китапханәсе» 2024 елның 1 мартыннан 31 маена кадәр Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында «Яшьләр күзаллауында гаилә кыйммәтләре»исемле социологик тикшеренүен оештыра.

Гаилә кыйммәтләренә юнәлеш бирү-яшьләрнең рухи-әхлакый үсешенең һәм тәрбиясенең мөһим өлеше. Гаиләдә иң мөһиме нәрсә? Бу сорауга төгәл җавап бирү бик авыр. Иң элек гаилә нәселне дәвам итү һәм мәдәни мирасны тапшыру функциясен үти. Кеше гаиләдә алган әйберләрен гомер буе саклый. Нәкъ менә гаиләдә шәхес нигезләре салына. Мәхәббәт, үзара ярдәм, хөрмәт һәм игелек нигез булып кала. Бу Россиянең хәзерге җәмгыятендә традицион гаилә кыйммәтләренең уңай перспективасын билгели.

Тикшеренү Татарстан Республикасының 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләре арасында аларның никахка, традицион гаилә кыйммәтләренә мөнәсәбәтен ачыклау максатыннан үткәрелә.

 

Сезнең фикерегез мөһим, сорауларга җавапны сылтама буенча үтәргә мөмкин https://ryltat.ru/семейные-ценности-в-представлении-м/