Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318963-3/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423106, Черемшанский район, с. Беркет-Ключ, ул. Карла Маркса, дом 64.

Китаплы - рәсемле күргәзмә "2024 - Гаилә елы!"

2024 нче ел Президентыбыз тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул исәптән китапханә, мәдәният йортларында уздырыла торган бөтен чараларга да гаиләләр чакырыла.Бәркәтә авыл китапханәсендә зур күләмдә китаплы - рәсемле шул исемдәге күргәзмә эшли башлады. Халыкара хатын - кызлар бәйрәменә балалар белән рәсем бәйгесе уздырылды һәм ул да күргәзмәдән урын алды. Китапханәгә килүчеләр белән төрле гаилә темаларына әңгәмәләр, анкеталар, бәхәсләр, китапларга күзәтүләр уздырыла. Күргәзмә үз эшен, төрле материаллар белән тулыландырып ел буена дәвам итәчәк.