Познавательно - развлекательные мероприятии "Мәктәп парталарын - китапханә өстәленә!" во время летних каникул
Установить напоминание: / Загрузить в календарь
Хөрмәтле әти - әниләр, кадерле балалар. Алда - көтеп алган каникуллар. Ялыгызны күңелле һәм файдалы итеп үткәрәсегез килсә, Бәркәтә авыл китапханәсенә рәхим итегез. 31 - майдан башлап, 30 июньгә кадәр 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатьләрдә китапханәдә сезнең өчен һәм сезнең белән бергәләп "Мәктәп парталарын - китапханә өстәленә" исеме астында төрле чаралар узачак.Ай буена күңелегезгә хуш килгән әдәби китаплардан күргәзмәләр эшләячәк. Язучылар,рәссамнар, башка сәнгать кешеләре тормышы һәм эшчәнлеге турында экскурс - укулар, мавыктыргыч күзәтүләр, гаилә бәйрәмнәре, кыскасы, калганнары сюрприз булсын. Аларын үзегез килгәч күрерсез. Килегез, көтәбез сезне.