"Табигатьнең бөек җырчысы"
Установить напоминание: / Загрузить в календарь
Хөрмәтле балалар. Ап - ак карлы январь ае бөек рус рәссамы И.И.Шишкин туган ай. Моннан 185 ел элек бәләкәй Ваня якты дөньяга аваз салган. Кыска гына яшәү дәверендә бөтен кешелек сокланып карарлык олы мирас - табигатькә дан җырлаучы картиналар иҗат итеп калдырган.Рәссамның тормышы, иҗаты турында тагын да күбрәк белергә, картиналарының матурлыгын үз күзләрегез белән күрергә теләсәгез, "Табигатьнең бөек җырчысы" дип исемләнгән әдәби - сәнгать дәресенә рәхим итегез. Сезне 25 январь көндезге 11.00 сәгатьтә китапханәбездә көтеп калабыз.