Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Спектакль - бәйрәм бүләге

8 март бәйрәме уңаеннан Якты-Тау авылы үзешчәннәре яраткан тамашачыларына зур бүләк әзерләделәр. бәйрәм кхчтәнәче итеп авылыбыз сәхнәсендә Гөлшат Мухамедшинаның "Ике аккош" драмасы буенча спектакль куйдык. Артистларыбыз үз ролләрен бик оста башкарып, тамашачыларның алкышларына, чәчәк бәйләмнәренә һәм рәхмәт сүзләренә лаек булдылар. үз чиратыбызда артистлар да барлык спонсорларга олы рәхмәтебезне белдерэбез.