Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Фольклорный праздник «Хуш киләсең, Нәүрүз!»

   Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. 20 март көнне, Якты-Тау авылы китапханәсе, авыл клубы һәм мәчете белән берлектә, бик үзенчәлекле итеп, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үттек. Башка елларга караганда ул башка форматта узды. Ураза тотучыларга хөрмәт йөзеннән без аны кич белән, ахшам намазыннан соң үткәрдек. Авыл халкы тәмле карга боткасы, кайнар коймак белән сыйланды. Киләсе җәйнең матур килүен, барча халыкка исәнлек теләп теләкләр теләнде, дөньяларның тыныч булуын, сугыш афәтенең бетүен һәм киткән балаларның исәнлек белән әйләнеп кайтуын теләп догалар кылынды.