Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Тематический праздник "Яңа ел могҗизасы"

Яңа ел иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Быел да Якты-Тау авылы китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, әлеге көтелгән бәйрәмгә балалар өчен күчтәнәч әзерләде. "Яңа ел могҗизасы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсендә балалар  рәхәтләнеп  җырладылар, биеделәр, үзләренең төрле һөнәрләрен күрсәттеләр, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы да алар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачтылар, тәмле күчтәнәчләр белән балаларны да, олылырны да бик теләп сыйладылар.