Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Познавательное путешествие "Чай. История и традиции"

Чәй... Күңелне күтәреп җибәрүче, җанны иркенәйтүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы һәм тәнне сафландыручы. Халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул чәй эчү, чәй табыны артында гәп кору, өйдәге мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да, сөенеч- шатлыклары ташып торса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. 15 декабрь көнне ботен доньяда Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Якты-Тау авылы китапхагәсендә дә әлеге бәйрәмне билгеләп үттек әле. Ярыштык та, уйнадык та, барыбыз өчен дә кирәкле һәм кызыклы мәгълүмат та тыңладык.