Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Диспут "Минем профессиям - минем киләчәгем"

12 март көнне Якты-Тау авылы китапханәсе урта  сыйныф укучылары белән "Минем профессиям - минем киләчәгем" дип исемләнгән диспут уздырды. Әлеге чарада киләчәктә иң кирәкле һөнәрләр, санлаштыруга кагылышлы килеп чыккан яңа һөнәрләр, авыл җирлегендә санлаштыруга кагылышлы һөнәрләр турында сүз барды. Чарада катнашучылар үзләренә бик күп кирәкле һәм кызыклы мәгълумат алдылар.