Якты-Таусская сельская библиотека - филиал № 27

Интеллектуаль бәйге "ЗИННӘТЛЕ ДӘ, ХИКМӘТЛЕ ДӘ ТУГАН ТЕЛ!"

Туган телебез белән кызыксыну, горурлану хисен, аның матурлыгына ,хикмәтлелегенә тагын бер кабат инану ,газиз туган телебезне кадерләргә, якларга, сакларга өндәү йөзеннән Иске Кади мәдәният йортында авыл китапханәсе,Якты Тау клубы хәм китапханәсе белән берлектә "ЗИННӘТЛЕ ДӘ,ХИКМӘТЛЕ ДӘ ТУГАН ТЕЛ!" дип аталган интеллектуаль бәйге уздырылды. Бәйгедә "ЗИРӘКЛӘР" хәм "ТАПКЫРЛАР" командалары татар халык фольклоры буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр,безнең якларга гына хас булган әйтемнәрне,сынамышларны, уеннарны,җыр-биюләрне искә төшерделәр.