Театрализованное новогоднее представление для детей «Кыш бабайга хат яки Яңа ел могҗизасы».
Яңа ел бәйрәме – барыбызның да иң көтеп алынган, иң могҗизалы, иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. 30 декабрь көнне Якты-Тау авылы китапханәсе дә, “ОЧАГ” китап сөючеләр клубына йөрүчеләр белән берлектә, “Кыш бабайга хат яки Яңа ел могҗизасы” дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Балалар, әкият геройлары әзерләгән төрле сынауларда , кызыклы уеннарда бик теләп катнаштылар, кыш турында бик матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән әйлән-бәйлән уйнадылар, күчтәнәчләр белән сыйландылар. Тамаша барышында Яңа ел бәйрәменә багышланган рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, актив катнашучылар бүләкләнде.