Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Встречи весны «Нәүрүз-гасырлар бәйрәме»

21нче март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Иске календарь буенча ул Яңа ел бәйрәме.

Нәүрүз –язны каршылап ,язгы  чәчү эшләре алдыннан  үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз-ул игелек,дуслык бәйрәме. Ул тынычлыкка, матурлыкка өндәүче бәйрәм

19 нчы март көнне Туймәт  авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә мәктәп укучылары өчен “Нәүрүз –гасырлар бәйрәме“дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Әлеге бәйрәм борынгы гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләү, халык йолаларын искә төшерү һәм дәвам итү максатыннан үткәрелде.Нәүрүзбикә каршы алынды. Алар Кыш бабай белән тылсымлы таякны бик озак тартышты. Бәйрәмебездә төрле кызыклы уеннар уйналды, яз турында табышмаклар чиштеләр, биеделәр,шигырьләр сөйләнде, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәмебез чәй табыны артында, кайнар комаклар белән чәй эчеп тәмамланды.