Туйметкинская сельская библиотека - филиал № 23

Әдәби сәгать“Халык күңеленә илткән юл”-язучы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел

Туймәт авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Ә. Еникиның тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби сәгать уздырылды. Чара барышында китапханәче укучыларга язучының тормышы, Бөек Ватан сугышы темасына аеруча игътибар биргән тәрҗемәче, сатирик, тәнкыйтьче, публицист, әдип буларак Еникиның осталыгы турында сөйләде. Аның гомеренең төрле чорларында иҗат ителгән әсәрләре белән таныштырды. Чарага "Халык күңеленә илткән юл”  дигән күргәзмә әзерләнде, анда язучының әсәрләре тәкъдим ителде.