Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Ифтар "Рамазан ае-изге гамәлләр ае"

 Иске Кади авылының үзәк мәчетендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авылдашлар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән ифтар мәҗлесе уздырылды.
Мәҗлес, авылыбыз үзәк мәчет Солтан хәзрәт вәгазьләре, коръән сурәләре белән башланып китте.
Кичәне оештыруга үз өлешләрен керткән Рамил һәм Лилия Ибраһимовлар гаиләсенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, Аллаһы Тәгалә кабул итсен.
Әлеге ифтар мәҗелесе аларның матди ярдәме белән оештырылды.
Ифтар мәҗелесен әзерләүдә, оештыруда, пешерүдә ярдәм иткән Рузалия апа Гимрановага, Фәридә Ибраһимовага, Рузалия Аглиуллинага  һәм китапханәче Рушания Гыйрфановаларга  Солтан хәзрәт Мөхетдинов рәхмәт белдерде.
Кешеләргә һәрвакыт ачык йөз белән мөрәҗәгать итик, мохтаҗларның, ятимнәрнең күңелләрен шатландырыйк, туган-тумача, кардәшләребезнең хәлләрен белик, аларны да Рамазан ае белән котларга онытмыйк, шул вакытта, инша Аллаһ, безне кайгы-хәсрәтләр читләтеп үтәр, изге теләкләребез кабул булыр.
Рамазан айлары мөбәрәк булсын!