Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Час общения-ифтар «Рамазан ае-изгелек ае»

 Казан шәһәрендә унике мең кеше катнашында республикакүләм ифтар булып узды.
"Ифтар бик яхшы узды. Аны хәтта халыкара ифтар дип әйтергә була. Монда бүген Ирак кешеләре, мисырлылар да бар иде. Төрле илләрнең консуллары килде. Киләсе елга ифтарның географиясен тагын ничек киңәйтергә була дип уйлаячакбыз" диде Камил Сәмигуллин ул авыз ачу мәҗлесеннән соң журналистлар белән очрашуда.
Ифтар кунакларына Казан басмасы Коръән бүләк иттеләр. Аны барысы 30 мең данәдә бастырганнар. 12 меңен ифтарда, калган өлеше республика буйлап таратылган. Коръән Катар дәүләте акчасына басылган.
Бу ифтарда безнен авылдашыбыз,СВО да катнашучынын әнисе- ГИМАТДИНОВА МИНӘСФИЯ апа да булып кайтты.Мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, анын белән очрашу үткәрелде.Очрашу чәй мәҗлесе артында дәвам итте.