Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Бәйге " Ягез әле, әниләр"

Безнең "Гөлбакча " балалар бакчасында 8 март Халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан " Ягез әле, әниләр" бәйгесе оештырылды. Китапханәче Рушания Гирфанова катнашучыларны бәйрәм белән котлады , шигырь сөйләде һәм китаплар бүләк итте. Биредә ике төркем "Кызыл розалар" һәм " Ак чәчәкләр" көч сынашты. Бәйгене кече тәрбияче Айгөл Массарова алып барды. Әниләр һәм нәниләр рәсем ясау, пазллар җыю, әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар, аш- су әзерләү , оригиналь котлау буенча көч сынаштылар. Бәйгедә дуслык җиңде. Кичә ахырында нәниләр үзләре ясаган открыткаларны әниләренә бүләк иттеләр. Бәйге күңелле үтте.