Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Бәетләр, мөнәҗәтләр кичәсе "Рамазан ае-изге ай"

Рамазан ае якынлашкан көннәрдә Иске Кади авылы китапханәсендә"Хуш киләсең, Рамазан" дип исемләнгән чара узды.
Китапханә мөдире Рушания Гирфанова кичәгә килгән китап укучыларны Рамазан шәриф ае белән таныштырып үтте. Рамазан ае иң шәрәфәтле ай, бу айда Коръән иңдерелде.Кем Рамазан аена сәламәт килсә,шул айда ураза тотарга тиешле була.
Кичәдә изге Рамазан-шәриф аеның фазыйләтләре, ураза тотуның әһәмияте турында эчтәлекле вәгазьләр, матур мөнәҗәтләр, бәетләр, рамазан аена багышланган шигырьләр укылды.
Рамазан ае – ураза аедыр. Ураза ислам диненең биш баганасының берсе. Ураза тәнебезгә саулык, күңелебезгә тынычлык, рухыбызга исәнлек китерә. Бөтен сәләмәт булган мөселманнар шушы гыйбадәтне кылырга тиешләр. Рамазан ае ул бер берсенә ярдәмләшү аедыр. Шул уңай белән авыл китапханәсендә “Рамазан ае- изге ай” дигән күргәзмә эшли башлады.
Соңыннан сорауларга җаваплар,фикер алышулар булды.