Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Митинг "9 май-Җиңү көне"

2023 елның 8 маенда Иске Кади авылында Бөек Ватан сугышының 78 еллык Җиңүенә багышланган тантаналы митинг узды. Әлеге чарага җирле үзидарә вәкилләре, афган сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, авыл кунаклары чакырылган иде. Чара барышында Җиңү көне белән котлаулар, укучылар катнашында концерт тәкьдим ителде.Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәлак булган геройлар һәйкәленә веноклар куелды