Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе "Ягез әле, ханымнар"

Авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә карата "Ягез әле ханымнар"бәйгесе оештырылды. Әлеге бәйгедә Иске Кади авлыннан "Ромашкалар" һәм Якты- Тау авылыннан"Ак чәчәкләр" командалары катнашты. Ике төркемдәге ханымнар төрле интеллектуаль уеннарда, эстафеталарда көч сынаштылар. Бәйрәм табынына яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне  матур итеп бизәү буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр. Күз бәйләп рәсем дә ясадылар. Бәйгебез җыр-биюләр белән үрелеп барды.Җирле үзидарә башлыгы Муктасимов Нәкип Вализанович бәйрәмдә уллары, ирләре хәрби хәрәкәтләрдә булган әниләрне, хатыннарны бүләкләде.Бәйге ахырында катнашучы ханымнарга бүләкләр тапшырылды һәм бәйрәм чәй табыннында дәвам итте