Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

экскурсия "Китаплар иленә сәяхәт"

19 октябрь  көнне Иске Кади авылы  китапханәсенә  “Гөлбакча” балалар бакчасы нәниләре кунакка килделәр. Балалар китапханә буенча сәяхәт кылдылар. КитапханәчеГыйрфанова Р.М. балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.Шулай ук балаларның татар халык әкиятләре турындагы белемнәрен тикшерү максатыннан, аларга әкиятләргә кагылган викторина сораулары бирелде. Балалар бу сорауларга бик теләп җавап бирделәр.  Балалар үзләренең сәяхәтләреннән бик канәгать калдылар, без дә үз чиратыбызда аларны кабат китапханәбездә көтеп калабыз.