Старокадеевская сельская библиотека - филиал № 20

Экологическая акция"Сдай батарейку-спаси ежика"

Установить напоминание:   /   Загрузить в календарь

 Иске Кади  авылы китапханәсендә  иске батарейкаларны җыю буенча“Керпене саклыйк!”  дип  аталган  акция башланды.   Китапханәдә батарейкалар махсус савытка   җыела. Китапханәгә  килгән һәркем дә әлеге акциягә кушыла һәм табигатьне саклауга үзеннән өлеш кертә алачак.  

    Акциягә юктан гына әлеге исем куелмаган – бер батарейка бер керпе яши ала торган территорияне авыр металлар белән зарарлый. Батарейкалар, туфракка эләгеп, бу җирне җәнлекләр яши алмаслык дәрәҗәгә җиткерәләр. Шуңа да аларны махсус утильләштерергә кирәк.

 

    Искергән батарейкаларны  ташлар өчен китапханәгә көтеп калабыз!