Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Встреча с участником боевых действий в Афганистане "Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек”

15 февраль – сугышчы-интернационалистлар көне. 1989 елда Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгып китү уңаеннан, нәкъ менә шушы көн истәлекле дата санала. Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә –күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. Чөнки онытырга һәм оныттырырга ярамый.

Әфган - таулар, ташлар иле...

Бәгырьләрне өтеп исә сәмум җиле.

Кыяларың, бәлки, кемнәргәдер гүзәл.

Миңа гүзәл түгел! Түзәм, бары түзәм...

Син мине көтмәдең, чакырмадың,беләм.

Мин дә үзем түгел, ил кушканга киләм.

Боерыкны солдат тикшермичә үтәр...

Туган илдә мине газиз әнкәм көтә.

Шул уңайдан Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек” дип исемләнгән чара уздырдык. Бу очрашуга Әфган сугышы ветераны Могыйнов Азат Мәгъсүм улы чакырылган иде. Азат Могыйнов  балалар белән Әфганстандагы хезмәте турындагы хатирәләре, тәэсирләре белән уртаклашты. Чараның хөрмәтле кунагы балаларга сугыш көннәренең авырлыклары , солдатларның үзара ярдәмләшүе һәм тапкырлыгы, фаҗигале мизгелләр, дусларын югалту һәм үз-үзеңә һәм иптәшләреңә иман итү, рух көче иң авыр сынауларны кичерергә, исән калырга һәм кайтырга ничек ярдәм итә икәне турында сөйләде. Һәр кешедә батырлык һәм намус,шәхес сыйфатларын тәрбияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Балалар дулкынландыргыч хикәяне зур кызыксыну белән тыңлап кына калмадылар, ә Азат Мәгъсүм улына күпсанлы сораулар да бирделәр.Чара "Әфганстан – йөрәк ярасы" дип исемләнгән презентация белән үрелеп барды. Шулай ук “Кайсы тауның ташларыннан икән,Батырлыкка һәйкәл куясы” дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Безнең авылдан 3 егеткә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә.

Үзләренең изге бурычларын әфган җирендә үтәп кайткан авылдашларыбыз менә алар:

Могыйнов Азат Мәгъсүм улы

Залалетдинов Рәис Мәхмүт улы

Вәлиуллин Фоат Самат улы

Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган бу сугыш әниләрне бик иртә картайта.Сугышта катнашучылар гына түгел, бүгенге яшьләр, һәм киләчәк буын кешеләре дә бу вакыйганы онытырга тиеш тугел.Көннәр тыныч, күклэребез аяз булып, атыш , шартлау тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде.Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!