Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Мероприятие "Книга жизни" к году семьи

Түбән Кәминкә авыл китапханәсендә гаилә елы уңаеннан «Тормыш китабы» дип исемләнгән чара узды. Бирегә озак еллар пар канат булып, бер-берсенә терәк, таяныч булып яшәгән парлар килде.Гаилә ул – һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаиләдә җаваплылык, кайгыртучанлык, бер береңне хөрмәт итү кебек хисләр тәрбияләнә

Очрашу барышында гаиләләр ничек танышканнары, тормыш корып җибәргәннәре, кызыклы вакыйгалары белән уртаклаштылар.«Кунакларыбыз гаилә традицияләре» белән уртаклашты, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачты. Бу чара төрле конкурслар, уеннар белән үрелеп барды.Очрашу тирән эчтәлекле, җылы мөхиттә узды