Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Литературный час "Гаилә темасы китап битләрендә"

2024 нче ел Россиядә ГАИЛӘ елы. Ныклы гаилә – ныклы дәүләт дигән сүз. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Гаилә елы уңаеннан, Түбән Кәминкә авыл китапханәсе «Гаилә темасы китап битләрендә» дигән исем астында авыл амбулаториясе кызлары белән очрашу үткәрде.Бу очрашуда гаилә темасы кергән китаплар белән таныштык.Шулай ук охшаган китапларны үзләре белән алдылар.