Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Флера Галеева куллары белән тудырылган матурлык

Курчак – планетада иң беренче булып барлыкка килгән уенчыкларның берсе. Борынгы заманнарда аларны төрле материаллардан ясаганнар, һәр уенчыкка тирән мәгънә салынуы турында да әйтергә кирәк. Моннан күп гасырлар элек яшәгән кешеләр курчакларның сихри көчкә ия булуына һәм төрле бәла-казадан, авырулардан саклавына ышанганнар. Шуңа күрә Флера Галееваның күңелендә курчаклар ясау турындагы уй тууына гаҗәпләнәсе юк. Аның эшләре бер-берсен кабатламый. Әйе, һәр оста үзенең яраткан эшен бөтен күңелен биреп башкара, үзе тудырган матурлыкны башкаларга да күрсәтергә тели. Флера Әхмәт  кызының төп темасы – милли курчаклар. Традицион образдагы курчак кеше күңелендәге иң кадерле хис-тойгыларны уята, уйланырга, үткәнебезне күзалларга мәҗбүр итә. Күз нурын, йөрәк җылысын кушып ясаган курчаклары белән ул халкыбыз традицияләре һәм мәдәниятын саклауга үзеннән азмы-күпмедер өлеш кертә. Эшләреннән җылы нур бөркелә. Тормышны чын күңелдән яраткан кешеләр генә әнә шундый матурлык тудыра ала торгандыр ул.Флера апа китапханәгә үзенең курчакларын бүләк итте.Аңа бик зур рәхмәт.