Нижнекаменская сельская библиотека - филиал № 13

Библиопрогулка "Любимые уголки родной природы"

Челтер-челтер аккан чишмәләр кемнәрне генә сокландырмый да, кемнәрне генә сихерләми икән?! Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Бер ишесе шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә. Икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә. Өченчеләре җир куеныннан ургылып чыга да, яшел үзәннәргә җәелә. Дүртенчеләре җир күкрәгеннән бәреп чыгалар да. Коеларны тутырып торалар.

    Борын-борыннан бабаларыбыз авылларны елга, күл, чишмә буйларына салганнар.Чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.

    Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.

 

    Без дә бүген мәктәп  лагерына йөрүче балалар белән табигать кочагына юл тоттык. Һәр якның, һәр авылның тәмле, шифалы сулы чишмәләре була. Авыл үзенең чишмәләре белән матур да, бай да инде ул. Безнең авыл чишмәләргә бик бай.Югары очта ташлар арасыннан чыккан вак чишмәләр бик күп.Балаларны  чишмәләр белән таныштырдык.Елгада ташлар арасыннан матур итеп су ага. Балалар рәхәтләнеп су коендылар, су эчендә ялан аяк йөрделәр,уйнадылар.Соңыннан балалар  алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар. Кайтканда , юл уңаенда  чишмәгә тукталдык. Өйләргә су алып кайттык.Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, урамда су колонкалары булганда, авылдагы күп өйләргә чишмә суы торбалар аша агып килгәндә, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, - ди халык. Димәк, без авылның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр дип уйлыйбыз.