Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Хәзинә"

Теләнче-Тамак мәдәният йортында "Хәзинә" клубы әгъзалары белән очрашуга Мамадыштан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шәйхи Маннур әдәби бүләк иясе, шагыйрә Гөлнур Васыйлова килде. Китапханәче Гөлнур ханымның иҗаты белән таныштырды, мәдәният йорты хезмәткәрләре Ләйсән Галиева һәм Руслан Гибадуллин шагыйрь сүзләренә язылган җырларны яңгыраттылар. Гөлнур ханым үзе дә тормыш юлы, әсәрләре турында сөйләде, баянда уйнап, җырларын ишеттерде. Бу очрашу бик куңелле үтте.