Тлянче-Тамакская сельская библиотека - филиал № 32

"Уйчан, хыялый, шаян Рәшит Бәшәр"

Установить напоминание:   /   Загрузить в календарь

Китапханәдә язучы Рәшәт Бәшәр белән кызыклы әдәби очрашу оештырыла. Ул - татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1985 елдан), Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2018).

Рәшит Бәшәр укучыларга нигездә балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый.

Рәшит Бәшәр проза жанрында да уңышлы гына эшли. Аның эшче яшьләр, укучы балалар, яшүсмерләр тормышына, заманның төрле фаҗигале, гыйбрәтле вакыйгаларына багышланган, кеше шәхесенең рухи дөньясын социаль-әхлакый, тәрбия, табигатьне саклау мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндергән, күләмнәре белән җыйнак-кыска повестьлары да бар («Акбалык», «Ачык капка», «Яшел поезд», «Иртәгә дә яшисе бар», «Миләш», «Бер өйдә җиде кеше», «Минем әтиемне сугышта үтерделәр», «Җилдә тирбәлүче бишекләр»).