Яңа елны каршылап
26 декабрь көнне авылыбыз мәктәбендә "Яңа елны каршылап" дип исемләнгән чыршы бәйрәме утте. Кичәдә бик куп балалар куңел ачты. Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр. Әнисә Рәшитовна җитәкчелегендә – Гилманова Г.,Аминова Я., Фаррахова Г., Сайфутдинова Л., театраль тамашаны узенчәлекле итеп, башкардылар. Алар бабаларга шатлык бәхет өләштеләр. Кыш бабай Яңа ел күчтәнәчләре белән сыйлады. Кичә балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.