Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Габдулла Тукай туган көн

Халкыбызның бөек шагыйре  Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Әкият” балалар бакчасында бәйрәм кичәсе үтте. Балаларны  Тукайның тормыш юлы белән таныштырдык, “Су анасы” әкиятен укыдык, Балалар Тукайның “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”шигырьләрен яттан сөйләделәр, китапларын бик яратып карадылар. Бәйрәм кичәсен Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамладык.