"Тәмәкенең зыяны"
Китапханәдә балалар белән “ Тәмәкенең зыяны” дигән әңгәмә үтте. Моның өчен “Тәмәкенең кеше өчен зарары” исемендә китап күргәзмәсе төзелде.
Тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны турында, кешелекнең иң куркыныч дошманы – никотин турында әңгәмәдә балалар теләп катнаштылар.Әңгәмә “Тәмәкенең – сәламәтлеккә зыяны” исемендә презентация белән үрелеп барды.
Соңыннан укучылар белән “Сәламәтлек” турында мәкальләр әйтештек һәм “Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз” исемле викторина сорауларына җавап бирделәр