Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Кулда каләм, телдә фикер...

Гөлшат Зәйнашева шигырьләре үзе исән чагында ук кечкенә генә авыл сәхнәсендә дә, олы-олы калаларның мәдәният йортларында да яңгырый-яңгырый өйләргә күчкән, күпләрнең йөрәк түрендә урын алган.

Гөлшат Зәйнашева үзенең җырларын башкаручылар, шигырьләренә көй язучылар турында фикере белән уртаклашканда: "Мин бик бәхетле. М.Мозаффаров, А.Ключарев, З.Хәбибуллин, Р.Яхин, С.Садыйкова, Ф.Әхмәдиев, Г.Сафиуллин, З.Гыйбадуллин, И.Закиров, Л.Батыр-Болгариларга һәм минем шигырьләремне җыр иткән башка бик күп композиторларга, аларны халыкка җиткергән җырчыларга рәхмәт яусын!" Аның шигырьләрен искә төшердек, укыдык, аның турындагы кинофилҗмны карадык. Быел шагыйрәнең тууына 96 ел билгеләп үтелә.