Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

Әмирхан Еникиның тууына 115 ел

  Китапханәдә Әмирхан Еникиның тууына115 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды.  Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев, 2 март 1909 – 16 февраль 2000) — татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. 1909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. Әмирхан Енииканың биографиясе искиткеч, чөнки ул үзенчәлекле язучы буларак таныла. Аның язу осталыгы нигездә сугыш һәм сугыштан соңгы елларда формалашкан.