Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Еллар чалымы"

 

Танылган әдип – шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиев 1946 елның 8 октябрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Балтач авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1965 — 1968 нче елларда армиядә хезмәт итә. 1969 нчы елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1974 — 1983 нче елларда ул Татарстан Язучылар берлегендә һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли. Аннары профессиональ язучы була. Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрларында иҗат итә.

     Күргәзмәдә язучының китаплары, журналларда басылып чыккан язмалары  һәм балалар өчен язылган китаплар датәкъдим ителде.