Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

14 февраль-Халыкара китап бүләк итү көне

4 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне.

Китап бүләк итү көне – үзенең глобаль асылы аркасында гына түгел, ә тамырлары белән ул халыктан чыкканга күрә дә халыкара бәйрәм, ягъни аның барлыкка килү инициативасы бер гади кешегә – америкалы Эмми Бродмурга-АКШ балалар китабы сайтына нигез салучыга карый. 2012 елдан башлап ел саен 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне  билгеләп үтелә. Без китапханәчеләр дә читтә калмыйбыз. Кечкенә балалар бигерәк тә рәсемнәре күп булган китапларны карарга, укытырга яраталар. Шуны истә тотып балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга рәсемле китаплар бүләк иттек.

   Зәрия Валиева үзенең "Бәхет юрап язам" - дип исемләнгән китабында, безнең авылның  укытучылар гаиләсе Валиуллин Гыйздулла һәм Нурия апа, Харисов Илшат һәм Харисова Дания апаларның тырыш хезмәте турында язылган. Шул китапны аларга  истәлеккә бүләк иттем. Балалары, оныклары белән җыелышып бергә укырлар.