Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

9 декабрь - День героев отечество

 

 

 

Россиянең данлы бәйрәмнәре күп. 9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте. Бәйрәм үз тарихын XIX гасырдан ук алып бара. Бу декабрь датасы император ЕКАТЕРИНА II идарә итү чорының күренекле вакыйгасына багышланган-1769 елда ул Изге Георгий Победоносец орденын булдырган. Ул елларда сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар бу орден белән бүләкләнгәннәр. Данлы батырлыклары һәм геройлар турында әңгәмәгә китапханәгә башлангыч сыйныфлар укучылары чакырылды. Әңгәмә барышында балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, танылган полководецларның – рус тарихы геройларының исемнәрен искә төшердек. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы геройларын, үзебезнең районның геройларын да искә алдык. Батырлык өчен югары орденнарны олылар гына түгел, балалар да алган. Герой-пионерлар турында укытучы Андажанова Навбахор сөйләде. Балалар пионерлар гимнын тыңладылар, пионерларның үз «Пионерская правда» газетасы, пионерлар лагере һәм башка бик күп нәрсәләр барлыгын белделәр. Әңгәмә ахырында балаларның тыныч вакытта нинди каһарманлык эшләп була дигән фикерләрен белү бик кызык иде.