Стародрюшская сельская библиотека - филиал № 31

"Творим своими руками"

 Данил бәләкәйдән үк кул эшләренә оста булды. Үзенең эшләгән кул эшләре белән конкурсларда да катнашып торды. Хәзер ул пластилин, картонаннан төрле маркадагы машиналар ясый. Аның машиналарының фаралары яна, пульт ярдәмендә  машиналарын йөртеп була. Башка балаларга да күрсәтү  өчен, үзе ясаган  машиналардан китапханәдә күргәзмә оештырылды. Бу могҗизаны күрү өчен мәктәп укучыларын чакырдык. Данил машиналарының һәр берсе турында да сөйләде. Ничек атала, нинди материаллардан ясаган, машина фараларын герлянда лампочкаларын кулланып яна торган итеп ясаган. Данилга алга табада уңышлар теләдек һәм рәхмәт әйттек.