Кузкеевская сельская библиотека - филиал № 26

"Күңел бизәкләре балкышы"

Картиналар, сәйлән белән чигелгән кул эшләнмәләре, чигүле калфаклар, кәттәҗи, түбәтәй, сөлге, кулъяулыклар – һәммәсе күз явын алырдай дәрәҗәдә матур! Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында туып үскән Хәния Гәрәева бүген Тукай районының Калмия авылында яшәп иҗат итә. 2014 елдан алып Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул ителгән останың инде утыздан артык шәхси күргәзмәсе ачылганга күрә, аның иҗатын якыннан белүчеләр, ошатучылар да күп. Алар күргәзмәләргә останың яңа декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен күрергә бик теләп килә һәм моңа кадәр күргән иҗат эшләрен дә карап сокланалар. Күзкәй авылы китапханәсенә Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева белән очрашуга узды.