Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

В гости к ветерану (Ветеранга кунакка!)

Бөек Җиңүнең 79 еллык бәйрәме якынлашып килә.  Тылда көнне төнгә ялгап эшләгән аналар һәм хатыннар, картлар һәм балалар югары фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаязовна  җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре  тыл ветераннарының хәлләрен белештек. 
Колыш авылында гомер кичерүче Фаянур апа Ханнанова  ,Мулланур абый Шаһелгәрәев,  ,Боерганнан- Сәетҗан ага Шәйхуллин, Тәгъзимә апа Әхмәтоваларның якты йөзләре,тәмле тел белән илгә-көнгә тынычлык теләп ,күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Алар Республика Президентына, район җитәкчеләренә, авыл җирлеге депутатларына олы рәхмәтләрен әйттеләр.Хөрмәтле ветераннарыбызга сәламәтлек, хәерле гомер телибез.