Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

В гости к ветерану (Ветеранга кунакка!)

Шахелгәрәев Мулланур Шахелгәрәй улы

1932 нче елның 25 нче августында Минзәлә(Тукай) районы Колыш авылында туган.Балачагы бик авыр елларга туры килгән, шуңа күрә бәхет эзләп 16 яшьлек егет Себер якларына чыгып китә.5 ел Себердә эшләп, чыныгып туган авылына әйләнеп кайта. Әмма "зимагур"Мулланур абый , авылдагы юклыкка түзә алмыйча , авылдашы, сөйгән кызы Камал апа белән Коми АССР га китәләр.1954 нче елның 30 нчы августында , Коми АССР да Камал апа  белән өйләнешәләр. Әмма туган якларын сагынуга түзә алмыйча, 2 елдан соң туган Колышларына кайтып төпләнәләр. Тату гаиләдә 2 малай, 2 кыз тәрбияләнә. Быел бу парның өйләнешеп бергә яши башлауларына 70 ел тула!Собханалла! Мулланур абый читтә яшәгәндә бик күп төрле һөнәрләргә өйрәнә: тәрәзә рамнары ясап, пыяла да куя, кирпеч, агачтан йортлар да сала, урман эше дә аңа бик якын. 70 төрле һөнәр иясе Мулланур абый бүгенге көндә искиткеч матур, төзек, гөлләргә күмелеп утырган җылы, нурлы өендә Камал апа белән гомер кичерә. Бүгенге муллыкка куанып, оныклары, балалары уңышына шатланып, илгә тынычлык теләп яши тыл ветераны.