Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Читаем по азбуке Брайля

#Биюрганскаябиблиотека#ЧитателисОВЗ  Читаем по азбуке Брайля. Узган ел без  Боерган авылында яшәүче начар күрүче кызыбыз- Ләйсән Шамилова һәм аның әнисе Гөлчәчәк ханым, районның инвалидлар җәмгяте рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы белән Алабугада эшләп килүче сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсенә кунакка бардык. Бу китапханә  Алабуга шәһәре һәм районында  яшәгән сукырларны аудио һәм брайль системасында басылган китаплар белән тәэмин итә. Китапханә мөдире Гөлшат Данилова безне якты йөзе белән каршы алды.Бик теләп Ләйсәнгә брайль язуы белән укыр өчен ярдәмлекләр, төрле темага дәреслекләр, язу дәфтәрләре бирде.Начар күрүче балалар өчен булган өстенлекләр турында әйтте, үзенең киңәшләрен җиткерде.-"Күрмәүчеләр белән эшләүнең төп юнәлеше булып, аларны социаль тернәкләндерү тора. Күрмәүчеләрнең мәгариф системасы аларга Луи Брайль системасы белән укырга, язарга, компьютерда эшләргә өйрәтүдән генә торырга тиеш түгел. Шулай ук кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу – төп максатларның берсе булырга тиеш",-диде ул очрашу ахырында.Аның киңәшен тотып без, үзе дә сукыр булып гомер кичергән, гомере буе шундый балаларга белем биргән укытучы Сәлимә ханым Исхакова белән очраштырды. Алабуга сукырлар җәмгыятендә Әминә ханымның ире -Мөнип Исмагыйл улы Гасимов җитәкчелек итә икән, алар бергәләп безгә үз тормышларын сөйләп,  киңәшләре белән уртаклаштылар. Ләйсәнгә "Ак таяк" бүләк итүләре дә безнең өчен олы шатлык булды.Бер ел вакыт узды, шушы чорда безнең Ләйсән укытучысы Ләйсән Мулланурова белән бергәләп укырга өйрәнделәр. Ләйсән бик шатланып укып күрсәтте, афәрин аңа! Билгеле , монда әти -әни нең тырышлыгы,аларның  бала өчен бөтен көчләрен биреп , яратып тәрбияләүләре дә мөһим роль уйный.

В Елабужской библиотеке для слепых   мы познакомились с учебниками и литературой , написанные по системе Брайль.

Для людей с нарушенным зрением шрифт по системе Брайля является не только средством коммуникации, но и способствует развитию общей языковой грамотности. Изучать шрифт можно как при помощи тифлопедагога, так и самостоятельно. Существует несколько разных схем запоминания символов шрифта, например, при помощи ассоциаций с предметами.

Немаловажно обучение незрячего ребенка чтению и письму по азбуке Брайля – это альтернативный путь к освоению грамоты, без которого такой ребенок не сможет овладеть письменной речью. Для того чтобы обучить незрячего ребенка читать и писать по системе Брайля требуется взаимодействие многих людей – родителей, педагога, врача-офтальмолога, тифлопедагога.