Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Ифтар

 

 Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хакимлек итә. Ифтар – изге айда күркәм күренешләрнең берсе. Көн дәвамында ризыктан өзелеп торган организмга бәйрәм ясаудан тыш, юмартлыкка, бердәмлеккә дә бер мисал ул. 25 нче март көнне , ураза аеның кыл уртасында,Боерган мәчетенә өстәп төзелгән ризыклар бүлмәсендә , мөселман кардәшләр өчен ифтар мәҗлесе уздырылу шул юмартлыкның бер дәлиле.Ифтар мәҗлесенең  мәчеткә кергән акчалар хисабына оештырылуы нур өстенә нур булды.

Мәҗлестә Тукай муниципаль  районы  мөхтәсибәте каршындагы дәгъват бүлеге җитәкчесе  Илназ хәзрәт Яхин  катнашып,  ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.

 "Рамазан аенда ураза тоту - ул ислам динендәге биш багананың берсе. Шуңа күрә, ул биш вакыт намаз кебек, фарыз гамәл. Шөкер, районыбызда да ураза тотучылар саны артканнан-арта. Шуның белән беррәттән, көн буена ашау-эчүдән тыелып торган кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләре дә еш үтә",- дип сөйләде ул үзенең чыгышында..  

 Аның   Коръәни Кәримнең  сүрәләре, хәдисләрен мисал итеп китереп, рух-калебебезне ныгыта торган нәсыйхәтләр әйтүе күңелләребезне сафландырды.Илназ хәзрәтнең тел байлыгы, максатчанлыгы  сокланырлык. Илназ хәзрәткә  СөбханАллаһ диясе генә кала.

Боерган авылының имам- хатыйбы Рәшит хәзрәт Мөхәмәтшин һәм мәчетнең мәзине Гайнелхәмәт әфәнде Хаҗиев оештырган   бу дәрәҗәле ифтар ашыннан һәркем бик канәгать калып, аннан үзенә тәмле ризыклардан тыш, рухи азык та алды. Мәҗлестә авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә ханым Гәрәеваның да булуы мәҗлеснең дәрәҗәсен күтәрде, затлы итте. 80-90 кешелек табында ни генә юк иде.Мәҗлесләрне әзерләгән, тәмле итеп ризыклар пешергән кызларга ( Венера ханым, Рәшидә, Кәүсәрия, Дания, Рәмзия, Сәрия ханымнар)га мәҗлес кунаклары  мул табыннар әзерләп, кардәшләребезне сыйлаган мөслимәләребезгә олы рәхмәтләрен белдерде.

 Имам- хатыйб Рәшит хәзрәткә, барлык аш- су  әзерләүчеләргә, катнашучыларга җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Тоткан уразалар кабул булсын! Амин!

Флүзә Сәлимова

Боерган авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе