Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Мулла әтиемә

 

Тукай яши әти белән бергә,

күңелемдә минем, җанымда…

 

Бөек шагыйрь Тукай булганга,

Язгы матур көндә туганга.

Канатлана күңел, моңлана

Сихри бер моң белән тулган ла.

Минем әти- Тукай кордашы-

Кабатлый ул аның язмышын:

Ятим кала сигез яшендә,

Үзе сайлый белем юлдашын.

Абыйлары илтә Колышка-

Айлар буе шунда торышка.

Бай балаларына хезмәт итә,

Белем алырга да тырыша.

Иртүк торып самоварын куя,

Мичкә яга, идән себерә.

Рус телендә шигырен дә ятлый,

Башка фәннәрдән дә өлгерә.

Рус мәктәбе уңыш китерсә дә

Үсмер күңеле дингә тартыла.

Күрше авылда мәдрәсәдә укый,

Шуннан Иж-Бубыйга омтыла.

Анда инде шактый җиңел була:

Бөтен мөмкинлекләр ачыла.

Гарәп ,фарсы, төрек телләрендә

Белем ала. Яшь Тукай иҗаты белән таныша.

Таныша да, гашыйк була аңа,

Шигырьләрен укый, яттан өйрәнә.

Егетчак бит, тагын гашыйк була:

Бу юлы яшь кызга өйләнә.

Аннан инде мулла булып китә,

Шулай яңа тормыш корыла.

Бер-бер артлы балалары туа,

Сигезенче бала- мин туган.

Ләкин тормыш ай-һай авыр була:

Кагыла да мулла, сугыла.

Төрмәгә дә ябып карыйлар,

Әти җаен таба, котыла.

Бик күп яздым әти хакында,

Язарга иде Тукай турында.

Җиде яшьтән җырын җырладым:

«Туган тел» ен, «Иртә», «Кырлаен».

Әти ,дисәм- Тукай искә төшә.

Тукай дисәм-әтием мактала.

Тукай гомере бигрәк кыска була,

Әти гомере 86 яшьтә туктала.

Бөек шагыйрь Тукай булганга,

Язгы матур көндә туганга.

Канатлана күңел, моңлана

Сихри бер моң белән тулганга! Фәйрүзә Габидуллина.