Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Күңелендә җәй

Урак өсте җитсә..

(Мәрхүм тормыш иптәшем Мирзанурга)

Һай,бу гомер искән җилләр кебек

Туктатырмын димә юлыңда.

Менә тагын җылы язлар җитте.

Сабан-туйлар гөрли болында.

Сабантуйның дәртле тавышларын

Җил тарата әллә кайларга.

Сабантуйның яме- көрәш

Гайрәтлеләр җыела мәйданга.

Шулар арасыннан эзләсәм дә

Юк шул таба алмыйм мин сине.

Ялгыз башым биниһая авыр.

Сабырлыклар бирсен дисеңме?

Төшләремдә бик еш күрәм

Гел елмайган килеш керәсең.

Гүя уйларымны сизәсең дә

Ак чәчәкләр җыеп бирәсең

Урак өсте миңа бер сынау ул

Комбайның басу түрендә

Ашъяулыкка ашын- чәен төйнәп

Йөгереп барыр идем күренсәң.

Дуслар сорый:”Нигә моңаясың?

Оныта алмыйсыңмы һич кенә”

Ничек онытыйм еллар үткән саен.

Сагынуым һаман көчәя.

Әй,бу гомер,агымсулар кебек

Тик агызмый хисне суларың.

Мәңгелеккә кала  икән сагыну

Сагына сине улың,кызларың

Гөлфия Әһлиева,Тукай районы,Боерган авылы.