Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Бабушка рядышком с дедушкой

#Биюрганскаябиблиотека#2024Годсемьи
Президент РФ Владимир Путин подписал Указ, согласно которому 2024 год объявлен Годом семьи в целях популяризации государственной политики в сфере защиты семьи, сохранения традиционных семейных ценностей. Сегодня, 27 января, жители из деревни Биюрган Рашит Габдуллович и Рима Имаметдиновна отмечали одну из главных дат супружества , золотую свадьбу – 50-летие совместной жизни. 50 лет для истории – это лишь мгновенье, а для человека – это целая жизнь. И они её прожили вместе в любви и согласии.
Бүген авылдашларыбыз- Рима һәм Рәшит Габдуллиннар гаиләсендә олы вакыйга- алтын туй! Бу гаиләне олуг бәйрәмнәре белән котлап районның ЗАГС бүлегеннән җибәрелгән бүләкләрне тапшырдык. Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның котлавын җиткердек. Рәшит абый гомере буе колхозда тырыш хезмәтен куйды: тракторист, гараж мөдире, механик булып эшләде. Һәрчак тыйнак, тәртипле, ягымлы Рәшит абый халык арасында бик абруйлы шәхес.40 ел гомерен балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүгә багышлаган тәмле телле, уңган,итагәтле Рима апага һәркем рәхмәтле.Алар бергәләп дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Габдуллиннарның күркәм , матур гаиләсен тулыландырып, алты онык- алты куаныч булып үсеп киләләр.Авылның иң үрнәк гаиләсе- Габдуллиннарга саулык- сәламәтлек, куанычлы көннәр телибез.