Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Мой родной язык

"21 нче февраль- Халыкара туган тел"көне уңаеннан Боерган авылы китапханәсендә укытучы- шагыйрә Фәйрүзә Габидуллина белән иҗади очрашу уздырылды.Очрашуда "Яран гөл" фольклор ансамбле членнары, мәктәп укучылары , "Кызыл Калфак" балалар бакчасы коллективы катнашты.Фәйрүзә апаның үзе ясаган нәсел шәҗәрәсен  балалар бик кызыксынып карадылар, аның язган шигырьләрен укыдылар. Кичәбезне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.