Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Сак йөрегез юлларда

#Биюрганскаябиблиотека#МФЦАкчарлак
19 май көнне Боерган авылы китапханәсендә "Сак йөрегез юлларда" исемле балалар иртәсе уздырылды. Максатыбыз: балалар катнашындагы юл – транспорт һәлакәтен булдырмау, юл хәрәкәте билгеләрен , светафор төсләрен искә төшерү. 
Кичәбезгә "Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны, Таулар башлангыч мәктәбе укучыларын , 40 ел буе шофер булып эшләгән, бүгенге көндә мәктәп автобусы белән балалар йөртүче Вәсил Сәлимовны кунак итеп чакырдык. Вәсил абый балаларга шофер һөнәре турында, юлларда саклык чараларын үтәргә кирәклеген сөйләде.Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп сез үзегезне генә түгел, ә башкаларның да иминлеген кайгыртасыз дип искәртте. Бер-беребезне хөрмәт итик, кирәк чакта юл куя белик. Юлларыбыз имин , эшләребез уң, күңелләребез тыныч булсын!