Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Халкың өчен олуг эшләр кылсаң, олылыйдыр туган җир дә!"

Тирә-ягын әйләндереп алган урманнар эчендә, Керәч-Тауга сыенып, табигатьнең иркә урынында, урнашкан безнең Иштирәк. Искиткеч тарихы, тырыш һәм булдыклы кешеләре, байтак төбәкләргә аң-гыйлем алып килгән остазлары белән дан тота безнең авыл. Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якуповның туган җире, Рафис Сәлимҗанов, Хөсәен Җәгъфәр, Җәмилә Әхтәмова кебек күренекле язучылар безнең авылдан. Аларга багышлап, Иштирәк авылы китапханәсендә авыл халкы өчен китап күргәзмәсе оештырылды.