Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Күңел сандыгы"

6 нчы декабрь көнне Иштирәк авыл китапханәсендә Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрәбез, драматург, бик күп җырлар авторы, ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТР Журналистлар союзы әгъзасы, "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" дигән күкрәк билгесе иясе Рәзинә Сәетгәрәева белән бик матур әдәби очрашу үтте. Шагыйрәнең җырларын, шигырьләрен, аның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышып, аның яшьлек елларына, балачагына кайтып килдек. Кичәбез шундый матур, җылы аралашу мөһитендә узды, хәтта вакытның тиз үтеп киткәнен дә сизмәдек.