Иштеряковская сельская библиотека - филиал № 22

"Күңелем Тукай белән сөйләшә"

Апрель ае - яз ае, апрель ае - мәшһүребез Габдулла Тукай туган ай. Еллар узган саен Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тормыш юлы, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Иштирәк авыл китапханәсендә Бөек шагыйребез - Габдулла Тукайга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.